Арчаның "Өмет чаткысы” балалар тернәкләндерү үзәгендә “Юмарт күңел” проекты кысаларында, тәрбияләнүчеләрне яшелчәләр үстерергә өйрәтәләр. Иртә яздан тәрбиячеләр балалар белән берлектә помидор һәм борыч утырта.
Балаларны бигрәк тә орлыкларның шытып чыгулары, үсешләре кызыксындыра. Балалар турыдан-туры орлык чәчүдә һәм үстерүдә катнаша. Алар кечкенә бармаклары белән орлыклары чәчә һәм үсешен күзәтә. Бүген балалар беренче уңыш белән сыйландылар.
Хезмәт белгече Гөлнара Сәлихҗанова әйтүенчә, орлык утыртканда һәм аларның үсешен күзәткәндә, баларның бу өлкәдәге белемнәре ныгытыла. Уздырылган чаралар хезмәт тәрбиясенә зур этәргеч булып тора.
Шулай ук, яңа тормыш тәҗрибәсе алу, әйләнә-тирәгә, табигатькә сакчыл караш, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү өчен уңай мөмкинлек.