"Ышаныч" үзәге белгечләре балалар өчен кинология үзәгенә экскурсия оештырды

2019 елның 9 июле, сишәмбе

Һөнәр сайлау һәрвакыт катлаулы, ә киләчәк хезмәт эшчәнлеге хайваннар белән даими аралашуны күз алдында тота икән, бу вазифа икеләтә җаваплылык сорый.

5 июльдә Яр Чаллы шәһәре “Ышаныч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә социаль хезмәт алучылар Яр Чаллы шәһәре буенча Эчке эшләр министрлыгының Кинология үзәгенә барды.

Экскурсовод – өлкән инспектор-кинолог Хәертдинова Гөлләрия эт белгечлеге һәм кинологлар эше турында сөйләде, “кинолог” һөнәре буенча эшләү өчен сәләт кирәк, дип билгеләп үтте.

Балалар һәм аларның әти-әниләре этләрнең ничек итеп шартлаткыч матдәләрнең имитаторларын табуын, каршылыклар юлын узуын һәм белгечләрнең барлык биремнәрен үтәгәнен күзәтте. Моннан тыш, чарада катнашучылар өчен “Лесфорт” клубыннан дүрт аяклы тәрбияләнүчеләр цирк дрессировкасы элементларын күрсәттеләр. Яшь экскурсантлар немец овчаркаларының көчекләре һәм мөлаем лабрадор белән уйнады.

“Ышаныч” үзәге белгечләре тарафыннан оештырылган чарада социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе карамагындагы 21 кеше, шулай ук Яр Чаллы шәһәренең "Асылташ"  балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International