11 июльдә Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәге Муса Җәлил исемендәге тернәкләндерү лагерендә җәйге ялдагы балалар белән “Һөнәрләр дөньясы” дип исемләнгән һөнәри юнәлешле уен-викторина үткәрде.
Чара яшүсмерләрнең иҗади потенциалын тормышка ашыруга, һөнәрләр дөньясы турында күзаллауны киңәйтүгә, иҗади сәләтне үстерү һәм һөнәр сайлауда мөстәкыйльлек формалаштыруга юнәтелгән иде. Викторинада 52 кеше катнашты.
Олы сыйныфларда укучы яшүсмерләр мобиль офистагы һөнәри юнәлеш хезмәтеннән файдаланды: алар шәхеснең һөнәри тибын билгеләүче һөнәри тест узды һәм белгечтән һөнәр сайлау буенча киңәшләр алды.