12 июль көнне Әлмәт мәшгульлек үзәгендә эшлекле иртәнге аш форматында эш бирүчеләр белән очрашу узды.
Очрашуның темасы эш бирүчеләрнең халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү буенча чараларда, шул исәптән белем бирү оешмаларын тәмамлаучылар, балигъ булмаган гражданнар, инвалидлар, күп балалы ата-аналар, шулай ук инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналар катнашу мөмкинлекләре турында фикер алышу булды.
Очрашуда Әлмәт шәһәренең җиде оешма вәкилләре катнашты. Кайбер эш бирүчеләр җәмәгать эшләрен оештыру, белем бирү оешмаларын тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру турында килешү төзергә әзер булуларын белдерделәр.