2019 елның 17 июленә республикада рәсми рәвештә теркәлгән 11 309 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 38 кешегә күбрәк. Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,56% тәшкил итә.
Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 46 235 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 4 698 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,24 кеше тәшкил итә.
Хисап атнасында 660 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 582 кеше элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 103 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.