Бүген Бөгелмә шәһәре мәшгульлек үзәге белгечләре "Бөгелмә-Водоканал" ҖЧҖда эшләүче пенсия яшенә җитүче гражданнар белән очрашты.
Чара пенсия алды яшендәге гражданнарның хезмәт хокукларын яклау юллары, хезмәт турындагы законнардагы үзгәрешләр белән таныштыру. Шулай ук "Демография" милли проекты гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү һәм системалы ярдәм күрсәтү буенча "Өлкән буын" программасын эшләү һәм гамәлгә ашыру федераль проектына бәйле консультация ярдәме күрсәтүгә юнәлдерелгән иде.
Бөгелмә шәһәре мәшгульлек үзәге белгечләре оешма белгечләрен программаның тәртибе һәм шартлары белән таныштырдылар. Очрашу нәтиҗәләре буенча теләгән кешеләр һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем алу мөмкинлеге бирү өчен сайлап алу тестлары оештырылды.
Чарада барлыгы 10 кеше катнашты.