Татарстанның моношәһәрләрендә эшсезләр саны яңадан үзгәрде

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Алабугада рәсми рәвештә теркәлгән 381 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап белән чагыштырганда 85 кешегә кимрәк.

Шулай ук бу атнада Кама Аланында һәм Чистайда эшсезләр саны кимегән. 2019 елның 16 июленә әлеге моношәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 334 һәм 307 эшсез кеше исәптә тора.

Бу атнада Яр Чаллы, Яшел Үзән, Менделеевски һәм Түбән Камада эшсезләр саны арту күзәтелә, анда 1 123, 477, 52 һәм 925 граждан эшсез буларак теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International