"Чиста яр" бөтенроссия экологик акциясе уңаеннан Түбән Каманың "Веста" үзәге хезмәткәрләре шәһәр пляжын һәм яр буен җыештырырга чыкты.
Хезмәткәрләр берничә сәгать эчендә кызыну урынын һәм яр буе территориясен тәртипкә китерде. Яр буенда ял итүчеләр калдырган чүп-чарны җыйдылар. Хезмәтләренең бөтен әһәмиятен аңлап, күңелле, энтузиазм белән эшләделәр.
Үзәк хезмәткәрләре ярларның чиста калачагына, ә кешеләр табигатькә саграк мөнәсәбәттә булачагына өметләнә. Чөнки бөтен кешенең дә чиста яр буенда һәм тәртиптә ял итәсе килә. Әйләнә-тирә табигатьне балалар һәм оныклар өчен саклап калырга кирәк.