Аттестация социаль хезмәткәренең һөнәри тормышында мөһим этап булып тора. Шушы көннәрдә Чистай психоневрология интернатында кече медицина персоналының чираттагы аттестациясе узды.
Аттестация комиссиясе составына социаль яклау бүлеге җитәкчесе, учреждение җитәкчесе, хезмәтне саклау инженеры, кадрлар буенча белгеч һәм бүлек мөдире керде. Медперсонал өчен аттестация билетлары эшләнде, анда вазифа инструкциясен, 442-ФЗ, янгынга каршы һәм терроризмга каршы чаралары, хезмәтне саклау кагыйдәләре, социаль хезмәткәр этикасын белүгә кагылышлы сораулар һәм зәгыйфь өлкән кешеләрне карау буенча белем, осталык һәм күнекмәләрне куллану буенча төп гамәли мәсьәләләр керде.
Аттестация нәтиҗәләре буенча һәр аттестацияләнүчегә карата, ә алар 35 кеше иде, комиссия канәгатьләнерлек бәя бирде, комиссия карары беркетмәсе төзелде.