Тәтештә физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өстәл уеннары ярышларында катнашты

2019 елның 26 июле, җомга

25 июльдә Тәтеш балалар китапханәсе базасында сәламәтлекләре буенча 
мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен өстәл спорт уеннары буенча III районара ярышлар узды.

Өч команда беренче урын өчен көрәште. Уен башланыр алдыннан инвалидлар җәмгыяте рәисе Нина Халикова сәламләү сүзе белән чыгыш ясады, барысына да уңышлар теләде, ярышларның башлануын игълан итте.

Чарада яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белгечләре Нестерова Оксана һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Земкова Марина катнашты, алар судьялыкта ярдәм күрсәттеләр һәм уен кагыйдәләрен аңлаттылар.​
Барлык катнашучылар да "Новус", "Джакколо"  һәм "Шаффлборд" уеннарында зур кызыксыну белән ярышты. Ярыш нәтиҗәсендә Тәтеш интернат-йортында яшәүчеләр иң яхшылар дип табылды. Иң активларга яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән грамоталар, ә җиңүчеләргә Бердәм Россия партиясе җитәкчесе Вериялова Ирина алган истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Уен ахырында барлык катнашучылар һәм оештыручылар чәй табыны артына җыелды, ярышның иң яхшы мизгелләрен искә төшерделәр һәм күтәренке кәеф белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International