Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында хезмәт терапиясе уңаеннан берничә ай инде "Кулинария мәктәбе" технологиясе тормышка ашырыла. Бу технология өлкәннәрне һәм инвалидларны социаль тернәкләндерү төрләренең берсе булып тора.
Биредә яшәүчеләр үз-үзләренең мөмкинлекләрен тормышка ашыра, иҗади потенциалларын ачу мөмкинлеге ала, үз-үзеңне бәяләү дәрәҗәсен арттыралар, әлеге гамәлләр әйләнә-тирәдәгене уңай кабул итүгә һәм эмоциональ савыгуга китерә.
Бүген хезмәт буенча инструктор Марианна Жукова ашарга әзерлергә яратучылар түгәрәген оештырды. Интернат-йорт карамагындагылар үз куллары белән үстерелгән яшелчә салатын әзерләде.