Арчаның “Өмет чаткысы" тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен һөнәри юнәлеш бирү эшенә зур игътибар бирелә. Эшче һөнәрләр елы уңаеннан "Металл" ДФК производствосына балалар өчен экскурсия үткәрелде.
Аларны оешма менеджеры Фәрит Гарәфиев каршы алды. Башта ул балаларны куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырды, аннан соң нинди технологияләр буенча эшләүләре һәм металлның нинди станокларда җитештерүләре белән җентекләп таныштырды. ДФК "Металл" - ул кадактан алып нефть, газ үткәргеч торбаларга кадәр комплекслы тәэмин итүче оешма. Ул түбә ябу, стена материаллары, сеткалар, металлоконструкцияләр җитештерүче компания.
Фәрит Фәнәвилевич белән бергә балалар профнастил, металл конструкцияләр, сэндвич панель, сетка, отделка түбәсе һәм әзер продукция цехында булдылар. Оештыручылар балаларга бу производствода эшләү өчен бик ышанычлы, хезмәт сөючән, профессиональ кешеләр алынуын аңлатты. Балаларга экскурсия бик ошады.