23 июльдә Кукмара муниципаль районының "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә "Наркотикларга юк!" дип исемләнгән иҗади рәсем конкурсы үткәрелде.
Конкурсның төп максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балаларны зарарлы гадәтләргә каршы торырга өндәү, яшьтәшләренең басымына каршы тору күнекмәләрен булдыру, иҗади сәләтләрен үстерү.
Конкурс башында бу темага әңгәмә узды, анда наркоманиянең кеше сәламәтлеге өчен нәтиҗәләре, шулай ук бүгенге көндә наркомания проблемасының актуальлеге һәм әһәмияте ачыкланды.
Әңгәмәдән соң балалар рәсем ясадылар, аларда үзләренең наркотикларга һәм зарарлы гадәтләргә протестларын белдерергә тырыштылар. Конкурс эшләре күрсәтелгән темага туры килде.