Бүген мөмкинлекләре чикле гражданнар һәм балалар өчен Азнакай муниципаль районының "Юбилейный" стадионында Сабан туе мәдәни-спорт бәйрәме узды.
Чарада "Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлеге секретаре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Ф.Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Р. Вәлиуллов, Азнакай муниципаль районы башлыгы, партиянең җирле бүлекчәсе секретаре М. Шәйдуллин, "Татнефть" ГАҖ генераль директорының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Р. Мөхәммәдиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Т. Һадиев катнашты.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан махсус программа әзерләнде. Программага сәламәтлекләре чикле балалар өчен "Һөнәргә ачкыч" квест-һөнәри юнәлеш бирүче уен, мәшгульлек үзәгенең мобиль офисында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле гражданнарга һөнәри юнәлеш бирүче тест һәм консультация бирү һ.б. кертелгән иде. Шулай ук, бәйрәмдә мастер-класслар да тәкъдим ителде.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле гражданнар барлык ярышларда да үзләрен актив сынады. Квест-уенда катнашкан балаларга мәшгульлек үзәге белгечләре бүләкләр тапшырды.
Мәдәни-спорт бәйрәмендә барлыгы 500дән артык граждан катнашты. Мәшгульлек хезмәте үзәге физик мөмкинлекләре чикле 36 граждан, сәламәтлеге ягыннан чикләүләре булган 8-18 яшьлек 12 үсмерне дә бәйрәм чарасына җәлеп итте.