Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү уңаеннан ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә төрле бәйрәм чаралары уздырыла. Аларда социаль хезмәтләр алучылар катнаша.
28 нче август көнне Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль эш буенча белгеч Ландыш Фәттахова «Тургай» социаль приютындагы балалар белән берлектә аз хәрәкәтләнүче инвалидлар өчен арт-терапия дәресе үткәрде. Чара «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында буыннар арасында тыгыз элемтәдә тору максатыннан үткәрелде.
Аз хәрәкәтләнүче өлкән яшьтәге гражданнар балалар белән пластилиннан рәсемнәр ясадылар. Иҗади дәрес барышында социаль хезмәтләр алучылар яшьлекләре, балачаклары турында искә төшерделәр һәм сөйләделәр. Төрле буын вәкилләренә уртак эш бары тик уңай кичерешләр генә бүләк итте.
Биектауның «Өмет» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре әлеге истәлекле датага багышланган берничә чара уздырды. Балигъ булмаган балалар «Эмет нуры – Луч надежды» клубы әгъзалары белән төркемле дәрес, дәрес-презентация һәм флешмоб үткәрелде. Чараларда барлыгы 25 балигъ булмаган бала катнашты.
Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Минем республика! Минем Татарстан!» дигән әңгәмә узды. Чараның максаты – балаларның игътибарын Татарстан тарихына җәлеп итү, туган якка мәхәббәт тәрбияләү.
Шундый ук чаралар бу көннәрдә барлык социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә дә үткәрелә.