Яшел Үзән районында “Мәшгульлек хезмәте көне”

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Яшел Үзән мәшгульлек үзәге җәзалар үтәү федераль хезмәте идарәсенең бишенче номерлы төзәтү колониясе федераль казна учреждениесендә иреккә чыгарга җыенучы һәм якын арада эшкә урнашырга мохтаҗы булганнар өчен “Мәшгульлек хезмәте көне” уздырды.

Хөкем ителгән 29 кеше мәшгульлек өлкәсендәге мәгълүмати хезмәтләр алды, азат ителгәч эшчәнлек (һөнәр) өлкәсен сайлау максатыннан һөнәри юнәлеш тесты үтү хокукыннан файдаланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International