Быел 10 октябрьдә Казанда "Сәламәтлек индустриясе. Казан" махсуслаштырылган күргәзмә кысаларында кибатлетика буенча "Казан-2019" ачык беренчелеге узачак. Әлеге ярышлар Россия Федерациясенең кайбер шәһәрләрендә "Кибатлетика яңа мөмкинлекләр ача" проекты уңаеннан үткәрелә. Ул "Кибатлетика" тернәкләндерү техник чараларын эшләүчеләр һәм тәэмин итүчеләр берлеге тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Ярышлар түбәндәге дисциплиналарда узачак: кул протезлары, бот протезлары, балтыр протезлары, электр коляскалар. Тернәкләндерүнең техник чараларын (ТТЧ) кулланучы инвалид кешеләр көн саен очрый торган төрле көнкүреш хәлләренең имитаторларыннан торган трассаларда ярышачак: йөк баскычларын, пандус, керү ишекләрен узу, электролампаны алыштыру, кер юу, төрле конфигурация һәм массаны кул протезы белән бушату, бордюрлар һ.б.
Катнашучылар рәтенә кермәүчеләр ярышучыларны тамашачылар сыйфатында хуплый алачак. Ярышлар алдыннан ТТЧ үсеше юнәлешләре турында түгәрәк өстәл оештырыла. Ярышлар 13.00 сәгатьтә башлана һәм 16.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Стартлар арасындагы тәнәфесләрдә Казанның иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.
Катнашучыларны теркәү оештыручылар сайтында ачык http://кибатлетика.рф. Шунда ук ярышлар турында кагыйдәләр һәм нигезләмә белән танышырга, (http://cybathletics.ru/disciplines/) Мәскәү, Санкт-Петербург, Новокузнецк, Уфа, Калуга һәм Севастопольдә узган чараларның ничек үткәрелүен фото һәм видеоматериалларда карарга мөмкин.