Югары Ослан районында “Компьютер белеме” юнәлешендә хезмәт реабилитациясе дәресләре уңышлы уза. Алар “Өмет утравы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә үтә. Биредә социаль ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итү буенча уңышлы чаралар тормышка ашырыла.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Екатерина Климовская җитәкчелегендә 29 августта “Эш өстәле, төп меню, бурычлар панеле, стандарт программалар” дигән темага чираттагы дәрес үтте.
Хезмәт тернәкләндерү кабинеты эшчәнлеге гаиләләрне үзмәшгульлеккә һәм тормыш сыйфатын яхшыртырга омтылуга, шулай ук яңа күнекмәләр һәм белемнәр алу мөмкинлегенә юнәлдерелгән.