Бөгелмәдә пенсия яшенә якынлашучы хезмәткәрләр белән очрашу узды

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

28 августта Бөгелмә муниципаль районы территориаль ведомствоара комиссиясе "НТЭС" НПО ҖЧҖнең пенсия яшенә якынлашучы хезмәткәрләре белән очрашу оештырды. Чарада халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры, район башкарма комитетының икътисад бүлеге башлыгы, Пенсия фондының клиентлар хезмәте җитәкчесе, шулай ук эш бирүче хакимияте вәкилләре катнашты.

Очрашуда пенсия яшендәге 20 дән артык кеше катнашты. Территориаль ведомствоара комиссия әгъзалары гражданнарның укыту, пенсия билгеләү шартларына кагылышлы сорауларына җавап бирделәр.

Мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре катнашучыларга "Россиядә эш" порталына теркәлү һәм резюме урнаштыру мөмкинлеге турында мәгълүмат бирде. Шулай ук очрашуда катнашучыларга пенсия яшенә җитүче гражданнарның хокукларын саклау турында белешмәлекләр тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International