Министрлык "Талантлар салават күпере" конкурс-фестивале үткәрә

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы психоневрологик интернатларда социаль хезмәтләр алучылар арасында "Талантлар салават күпере" республика конкурс-фестивале быел сентябрь аенда уза.

Конкурс-фестиваль түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

- вокал;

- нәфис сүз;

- хореография;

-концерт һәм шоу-программаларны алып баручылар.

Конкурс үткәрү сораулары буенча консультацияләрне координатордан алырга мөмкин. Гаризаларны Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге ДКУ: Казан шәһәре, Петербург ур., 40 йорт, тел.: 236-48-50, e-mail: e-mail: rrс.org@bk.ru ("Конкурс-фестиваль»тамгасы белән) җибәрергә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International