Бу көннәрдә Татарстанда "Көзге игелек атнасы — игелекле эшләр эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН" волонтерлар акциясе узды. Әлеге акция уңаеннан Минзәләнең "Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә кызыклы һәм файдалы чаралар узды.
Игелек атнасы "Үзәккә китап бүләк ит!" акциясеннән башланды. "Әдәплелек һәм игелеклелек көне" дә истә калды, аның барышында этикет кагыйдәләре турында уеннар һәм әңгәмәләр үткәрелде. "Игелек агачы" битләрендә изге теләкләр язылды. Ә "Игелекле сүзләр көче" интеллектуаль уены вакытында тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр "рәхмәт", "зинһар" һ. б. гадәти сүзләренең могҗизалар ясавын тагын бер кат исбатладылар.
Өлкән буын да игътибардан читтә калмады. "Йөрәктән йөрәккә" дигән девиз астында балалар тәрбиячеләр белән бергә Бөек Ватан сугышы ветеранына үз куллары белән ясалган бүләкләр тапшырды.
Балалар өчен "Дөньяны яхшылык саклый"дигән бәйрәм иң дулкынландыргыч чара булды. Клоунның барлыкка килүе шатлык һәм көлке уятты, ә аның шаккатыргыч сюрпризлар, фокуслар һәм биремнәре беркемне дә битараф калдырмады.
Хезмәткәрләр арасында үткәрелгән "Яшерен дус" акциясен дә билгеләп үтәсе килә. Җирәбә ярдәмендә һәркемгә "яшерен дус" туры килде, атна дәвамында аңа төрле яктан игътибар күрсәтергә кирәк иде, шул ук вакытта, билгесез булып калу мөһим иде.
Шулай итеп, "Көзге игелек атнасы"на йомгак ясап, шуны билгеләп үтәргә кирәк: әлеге акция кысаларында оештырылган чаралар балаларда әйләнә-тирәдәгеләргә, яшьтәшләренә, якыннарына игътибарлы караш, алар өчен изге гамәлләр кылырга омтылыш тәрбияләргә ярдәм итә.