Өлкән яшьтәге кешеләрне медицина учреждениеләренә илтүнең беренче нәтиҗәләре

2019 елның 16 сентябре, дүшәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән узган ялгыз өлкән яшьтәге гражданнарга диспансеризация узу, аерым социаль әһәмиятле йогышлы булмаган авыруларны ачыклау өчен өстәмә скрининглар үткәрү өчен медицина учреждениесенә барып җитү мөмкинлеге бирә.

Теләче районында, республиканың барлык муниципаль районнарындагы кебек үк, проект агымдагы елның 2 сентябреннән эшли башлады. Бу эш район үзәк хастаханәсеннән тапшырылган графиклар нигезендә башкарыла.

89 кеше инде бу проектта катнашты. Пассажирларны йөртү махсуслаштырылган автомобильдә башкарыла, ул мөмкинлекләре чикле кешеләрне ташу өчен җиһазлар белән тәэмин ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International