13 сентябрьдә Алабуга “Астра” районындагы мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә “Гадәттән тыш хәл очракларында минем гамәлләрем” дип аталган чара үтте.
Бу чараның максаты балаларның төрле куркыныч очраклар турында белемнәрен ныгыту, ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерларын искә төшерү. Чара кызыклы әңгәмә формасында үтте. Балалар гадәттән тыш хәл очракларында үз гамәлләре турында сөйләделәр.
Чара ахырында балалар мультфильм карады һәм тормышыңны саклап калу өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында фикер алыштылар.