"Көзге игелек атнасы" акциясе уңаеннан Баулының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучыларга М. Җәлил исемендәге мәдәният йорты "Йөрәк җырлаган торган җырлар!" концерты тәкъдим итте.
Акциянең максаты: социаль әһәмиятле проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән уңай чараларны тормышка ашыру. Социаль хезмәт алучылар арасында җылы хисле атмосфера булдыру.
Концерт программасында рус, чуаш һәм татар телләрендә күңелле, дәртле җырлар яңгырады. Артистлар картларга көн буена шатлык, яхшы һәм уңай кәеф, күп елмаюлар бүләк итте. Интернат-йортта яшәүчеләргә сәламәтлек һәм озын гомер теләп, артистлар аларга кабат килергә вәгъдә кылды.