Зәй мәшгульлек үзәге мәктәпләрдә һөнәри юнәлеш буенча чаралар уздыра

2019 елның 16 сентябре, дүшәмбе

Киләчәк һөнәрне сайлауда ярдәм итү, мәктәп укучыларының хезмәт турындагы белемнәрен арттыру, эшче һөнәрләрне һәм инженер белгечлекләрен популярлаштыру. Зәй белем бирү учреждениләрендә гамәлгә ашырылучы һөнәри юнәлеш буенча чаралар кысаларында шундый бурычлар үтәлә.

Мәшгульлек үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Ольга Лаптева “БИНК “ социаль-эшлекле клуб белгечләре белән берлектә шәһәрнең берничә мәктәбендә булды. Алар 9 нчы сыйныф укучылары белән очрашты. Һөнәри юнәлешне ачыклау буенча тест уздырудан тыш, укучыларга һөнәр сайлауның мөһимлеге, район икътисады үзенчәлекләре һәм кадрлардагы кытлык турында сөйләде.

"Безнең максат – яшьләрдә икътисадның реаль секторында ихтыяҗ булган һөнәрләрне сайлауга өндәү, хезмәт базрындагы ихтыяҗдан чыгып, киләчәк һөнәрне сайлауда ярдәм итү", - дип белдерә Ольга Лаптева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International