Календарьда беренче октябрь - Халыкара өлкәннәр көне. Безнең барыбыз өчен дә бу - заман бәйләнешен, җылылык һәм ихласлыкны, өлкән буынга хөрмәт һәм мәхәббәтне символлаштыручы үзенчәлекле бәйрәм. Бу көнне без зур тормыш тәҗрибәсе туплаган һәм гаилә кыйммәтләрен, гореф-гадәтләрен саклаучы кешеләрне хөрмәтлибез. Республиканың өлкән яшьтәге кешеләре -безнең өчен таяныч, тырыш хезмәт, патриотизм һәм ныклык үрнәге.
Бүген Татарстан Республикасында 986 мең өлкән кеше яши, һәм аларның һәркайсы дәүләт тарафыннан игътибар һәм кайгыртуга мохтаҗ. Өлкәннәр турында кайгырту дәрәҗәсен үстерү максатында социаль хезмәтләрнең эшчәнлеге, оешмаларының матди-техник базасы елдан-ел яхшыра, һәм бүген өлкән яшьтәге кешеләрнең күп кенә проблемаларын республиканың социаль тармагы уңышлы хәл итә.
Безнең илдә дә, республикада да өлкән яшьтәге кешеләр дәүләт һәм җәмәгатьчелекнең җылы игътибары һәм ярдәменә таяна. Әйтик, 2019 елдан Россиядә “Демография” милли проекты гамәлгә ашырыла башлады. Ул, шул исәптән, өлкән буын гражданнарына да системалы ярдәм күрсәтү һәм тормыш сыйфатын күтәрү программасын эшләп гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән.
“Демография” милли проекты уңаеннан Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы “Өлкән буын” проектын тормышка ашыруда катнаша. Бүген Татарстанда өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны “Озак вакытка карау” системасын булдыру буенча актив эш алып барыла. Авыл җирендә, бигрәк тә ерак урыннардагы өлкәннәрне кирәкле ярдәм биреп карау өчен, Татарстанда “Мобиль бригада” технологиясе гамәлгә ашырыла. Ул хезмәт күрсәтү максатында гына түгел, ә озак вакытка карап торуга мохтаҗ булганнарны медицина хезмәткәрләре белән берлектә актив рәвештә ачыклау өчен дә кулланыла.
Татарстанда социаль ярдәм һәм социаль хезмәт күрсәтүнең бөтен системасы, шул рәвешле камилләштерелә, өлкәннәрнең бер генә категориясе дә игътибардан читтә калмасын иде. Шулай итеп, өйдә хезмәт күрсәтү формасы ярдәмендә өлкән яшьтәге кешеләр үз өендә яшәп, социаль хезмәткәрнең көндәлек ярдәмен ала алалар. Ә үз-үзләрен карый алмаган өлкән яшьтәге гражданнар көн саен кайгырту һәм өй җылысы бүләк итүче интернат-йортларда яши. Бүгенге көндә Татарстанда өлкәннәр һәм инвалидлар өчен 26 интернат-йорт эшли, анда республиканың 1800дән артык кешесе гомер итә.
Республикада “Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә” проекты аеруча зур әһәмияткә ия булды, аның ярдәмендә яңа гаиләләр 36 муниципаль районда 37 өлкән яшьтәге кешене үзенә алды инде.
Өлкән яшьтәге гражданнарның иҗади, иҗтимагый һәм спорт тормышында катнашуына зур игътибар бирелә. Аларны актив эшчәнлеккә һәм аралашуга этәрү максатында Министрлык тарафыннан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортларда социаль хезмәт алучылар арасында “Минем елларым – минем байлыгым” республика конкурс-фестивале үткәрелә. Ел саен Министрлык ярдәме белән Казанда өлкән яшьтәге кешеләр өчен “Актив озын гомер” махсуслашкан товар һәм хезмәтләр күргәзмәсе уза, аның уңаеннан төрле чаралар, вакансияләр ярминкәләре үткәрелә.
Моннан тыш, республикада пенсионерларны компьютерга өйрәтү программалары тормышка ашырыла, электрон технологияләр куллану хисабына өлкәннәрнең тормыш сыйфатын яхшырту буенча эш камилләшә. Өлкән буын вәкилләренең иминлек, сәламәтлек, актив озын гомер һәм яшәү сыйфаты мәсьәләләре һәрвакыт безнең өчен өстенлекле юнәлеш булып кала.
Кадерле өлкәннәр! Сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм һәм ныклы сәламәтлек, гармония, якыннарыгызның җылысын һәм ярдәмен тоеп яшәвегезне телим. Бәяләп бетергесез тәҗрибәгез, риясыз ярдәмегез өчен ихлас күңелдән рәхмәт сүзләрен кабул итеп алыгыз!