Сарман мәшгульлек үзәге рәсем конкурсына йомгак ясады

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Сарман районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге "Минем һөнәрем - минем киләчәк" дигән һөнәри юнәлеш бирү проектын тормышка ашыруны дәвам итә. Сентябрьдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында "Әти-әнием һөнәре" дигән темага рәсем конкурсы оештырылды.

Конкурсның максаты - яшь рәссамнарны "Һөнәр" кебек актуаль һәм мөһим тема белән кызыксындыру. Балачакта һәркем үзенең үскәч кем булачагы турында хыяллана. Иң мөһиме - бала планлаштырырга өйрәнсен һәм үзенең киләчәгенә омтылсын өчен балаларны хәзердән үк киләчәк турында уйланырга этәрү.

Конкурска йомгак ясалды, җиңүчеләргә грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Балалар конкурс рәсемнәре белән таныштылар, әлеге һөнәрләрнең мөһимлеге турында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International