Әлмәт мәшгульлек үзәгендә хезмәт ветераннарын бүләкләделәр

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итү алдыннан Әлмәт мәшгульлек хезмәте җитәкчелеге мәшгульлек үзәгендә эшләүче хезмәт ветераннары, хезмәттәшләре белән очрашу оештырды.

Хезмәт ветераннары өчен оештырылган чәй табыны барышында Әлмәт мәшгульлек хезмәтендә эшләгән елларны искә төшерделәр. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре һәрвакыт халык проблемаларын хәл итүгә сизгер һәм зур җаваплылык белән килде. Боларның барысы да директор һәм хезмәттәшләрнең кадерле хезмәт ветераннарына котлау сүзләрендә билгеләп үтелде.

Очрашу бәйрәм күңелле узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International