Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучыларның ялын оештыру тернәкләндерү эшенең мөһим элементы булып тора.
Буш вакытны файдалы үткәрү формаларының берсе - өстәл уеннары оештыру. Психолог Наталья Самаркина чираттагы ялны оештыру дәресендә яшелчә һәм җиләк – җимеш белән "рус лото" уены үткәрде. Катнашучылар уен барышында көндәшлек рухы, игътибарлылык, реакция тизлеге күрсәттеләр һәм откан бүләкләрдән канәгать калдылар.