30 сентябрдә Биектау районы Алан-Бәксәр авыл җирлеге мәдәният йортында "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучылар бәйрәм табыны һәм өлкәннәр көненә багышланган концерт оештырдылар.
Дустанә атмосферада, тәмле чәй табыны артында бу көнне катнашучылар үзләре, туганнары турында сөйләде, шатлыклары һәм борчулары белән уртаклаштылар.
Барлык кунаклар да уңай эмоцияләр алды, проблемалар турында оныттылар һәм күңел белән ял иттеләр. Чараны оештыручылар катнашучыларга игътибар һәм яхшы кәеф бүләк итте