Тәтеш картлар йортында яшәүче янына дуслары килде

2019 елның 1 октябре, сишәмбе

Халыкара өлкәннәр көне алдыннан Тәтеш картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучы Зиннур Сәитов кече ватаныннан кунаклар булып кайтты.

Зиннур абый Түбән Тарханнан дуслары Абдулла һәм Зәйнәб Галиевлар, Ульяновсктан килгән яшьтәш кызы Лилия белән очрашуга шат иде. Якташлар бик рәхәтләнеп тормышлары турында сөйләштеләр, яшьлек елларын искә алдылар. Зиннур Зәкәрия улы бәйрәм, якынлашып килүче туган көн белән котлау сүзләрен кабул итте һәм бүләкләр өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International