Оешмаларда имин һәм сәламәт хезмәт шартлары тудыру эшенең нәтиҗәлелеген һәм сыйфатын арттыру, уңай тәҗрибә тарату максатларында Хезмәтне саклауның төбәкара ассоциациясе ел саен «Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч» конкурсы үткәрә.
«Гомер буе озата бару» стратегик программасы ярдәмендә Россиядә аутизм һәм башка менталь тайпылышлары булган кешеләргә ярдәм итүнең уникаль системасы булдырыла. Аның асылы үзенчәлекләре булган кешенең үз юлының һәр этабында киртәләр очратмавында, ә киресенчә – кирәкле ярдәм алуында.
Казанның Совет районындагы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль хезмәткәрләре Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә дәресләр үткәрә. Мәктәп озак вакытлы карау системасы кысаларында эшли, ул «Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты буенча гамәлгә ашырыла.
«Беренчеләр хәрәкәте»нең федераль грант конкурсына йомгак ясалды. 2025 елда илнең 89 төбәгеннән 5 567 гариза теркәлгән. Конкурс йомгаклары буенча 513 проектка грант ярдәме алган.
Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Бөтендөнья театр көненә багышланган мәдәни-иҗади бәйрәм узды.
Быел Лениногорск районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе үзенең юбилеен билгеләп үтә. 25 ел эшләү дәверендә бүлекчә белгечләре күп кенә гаиләләргә авыр тормыш хәленнән чыгарга ярдәм итте.
Ел башыннан авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк 13 меңнән артык татарстанлы республиканың медицина учреждениеләренә китерелгән, шул исәптән 11,5 меңгә якыны – диспансерлаштыруга.
4 апрельдән 7 апрельгә кадәр Техник җайга салу һәм метрология буенча федераль агентлык һәм аның карамагындагы оешмалар чираттагы тапкыр «Ышанычлы бул! Сәламәт бул!» дигән Бөтенроссия акциясен уздырачак.
Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Ураза бәйрәменә багышланган чара узды.
Рухи-әхлакый тәрбия дәресләре кысаларында Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Могҗизалы саквояж» дигән иҗади чара узды. Балаларны театрның барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар.