18 июльдә Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре ел саен үткәрелә торган «Рәхмәт сезгә!» фестивалендә булдылар.
Фестиваль кысаларында гадәттәгечә концерт һәм сәнгать күргәзмәләре уза. Нәкъ менә монда яшь авторлар үзләренең иң яхшы әсәрләрен һәм иҗатларын халыкка тәкъдим итә ала.
Оештыручылар тарафыннан бүләкләү тантанасы әзерләнде. Иң яхшы авторларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.