Патриотик тәрбия дәресләре кысаларында Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында махсус хәрби операциядә катнашучы белән түгәрәк өстәл оештырылды. Чара Ватанны саклаучылар елына һәм Җиңүнең 80 еллыгына багышланган.
Чара махсус хәрби операция үткәрүнең сәбәпләре турындагы презентация караудан башланды. Шулай ук тәрбияләнүчеләрнең МХО катнашучысы белән шәхсән аралашу һәм Ватанны чын саклаучы булу нәрсә икәнен белү мөмкинлеге бар иде.
Очрашу җанлы әңгәмә форматында узды.