«Кайгырту» үзәгендә «Татарстанда җәй» программасы буенча экскурсияләр уздыралар

2025 елның 18 июле, җомга

«Татарстанда җәй» программасы кысаларында Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлекчәсе белгечләре тәрбияләнүчеләр өчен Нократ яры буйлап экскурсияләр оештыра.

Чираттагы сәфәрдә яшьләр паркның барлыкка килү тарихы белән таныштылар, күңел ачтылар, аралаштылар, табигать матурлыгына сокландылар, кыр чәчәкләре җыйдылар. Аннары катнашучылар рәхәтләнеп иҗат белән шөгыльләнделәр һәм аппликация ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International