«Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты ярдәмендә өлкән яшьтәге кешеләр өчен гомер озынлыгын чикләүләрсез арттыру өчен барлык шартлар да тудырыла.
Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре карауга мохтаҗ гражданнарны озак вакытлы карау системасы белән колачларга омтыла. Бүгенге көндә түләүсез социаль пакеттан 59 кеше файдалана. Мохтаҗлык дәрәҗәсе нигезендә алар өйләрендә баланслы социаль хезмәт һәм медицина ярдәме алалар.