17 июльдә Яр Чаллы шәһәрендәге «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең спорт мәйданчыгында физик һәм менталь тайпылышлары булган яшьләр өчен мини-футбол буенча спорт-сәламәтләндерү уены үткәрелде. Чара уенны популярлаштыруга һәм көч, тизлек, җитезлек һәм хәрәкәтләрне координацияләүне үстерүгә юнәлдерелгән.
Чара башында мускулларны һәм буыннарны дөрес эшләтү өчен җиңел разминка үткәрелде. Алга таба, алган осталыкларын ныгыту өчен, команда уены уздырдылар. Яшьләр зур кызыксыну белән уенга кушылдылар һәм үзләренең физик сыйфатларын күрсәтә алдылар.
Чарада 10 кеше катнашты.