«Ватанны саклаучылар» фонды филиалы ярдәмендә махсус хәрби операциядә катнашучы Е. Яхин кул белән идарә ителә торган автомобиль алды.
Ир-ат МХОга 2022 елның октябрендә киткән. 2023 елның июнендә, ялга ике атна кала, ул авыр яралана һәм ике аягын да югалта. Ләкин бу аны сындырмый. Ул үзендә яңа тормыш башларга көч таба. Ветеран заманча протезлар алган, алар аның мобильлеген тулысынча диярлек торгызган.
Е. Яхин фондка рәхмәт белдерде һәм яңа автомобильнең аңа яңа мөмкинлекләр ачуын билгеләп үтте.