Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләрнең бүләкләр копилкасы тулыланды. Шушы көннәрдә 93 яшьлек тыл хезмәтчәне Лариса Отставновага диплом килде. Ул компьютер грамоталылыгын өйрәнүдә пенсионерларның шәхси казанышлары буенча «Интернетка рәхмәт – 2024» бөтенроссия конкурсында катнашуы өчен кызыксындыру бүләге белән бүләкләнде.
Бүген Арчада Йөкле хатын-кызлар көненә багышланган чара узды. Булачак әниләр «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, ГХАТ идарәсе бүлеге белгечләре, район үзәк хастаханәсенең клиник психологы белән очрашып аралаштылар. Чара ярдәм һәм файдалы мәгълүмат алу өчен менә дигән мөмкинлек булды.
7 апрель көнне Яр Чаллы педагогика көллияте базасында инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында «Абилимпикс» һөнәри осталык милли чемпионатының төбәк этабы узды. «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәтләр алучылары «Сәйлән үрү» компетенциясендә катнаштылар.
Бу дата уңаеннан Минзәлә районының «Ялкын» яшьләр үзәге базасында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм район үзәк хастаханәсе белгечләре йөкле хатыннар өчен «Ике йөрәк» дигән чара оештырдылар.
«Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында 2025 елда Татарстанда мәшгульлек хезмәте органнарын комплекслы модернизацияләү бара. Республика өчен бу яңа юнәлеш түгел – Татарстан инде 2019 елда ук акрынлап модернизацияләүгә кереште. Бүгенге көндә Яр Чаллыда, Әлмәттә, Кукмара районында һәм Казан шәһәренең Мәскәү районында мәшгульлек үзәкләре модернизацияләнгән һәм бердәм фирма стиленә китерелгән.
Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре үсешләрендә үзенчәлекләре булган балалар белән даими рәвештә дәресләр үткәрәләр. Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды гранты ярдәмендә чаралар вакытында актив кулланыла торган махсус җиһазлар сатып алынган.
Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Спас өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучылар тәрбияче Ирина Телицына белән үзәк модель китапханәсендә булдылар.
Бүген Яр Чаллының 67 нче мәктәбе базасында инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» төбәк чемпионаты кысаларында II Республика «Мөмкинлекләр фестивале» узды.
Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яңа галокамераны ачу тантанасы булды, ул битараф булмаган кешеләр ярдәмендә җиһазландырылды. Аларның ярдәме белән хезмәтләр тагын да сыйфатлырак дәрәҗәдә күрсәтеләчәк, бу интернат-йортта яшәүчеләрнең сәламәтлеген ныгытуга ярдәм итәчәк.
4 апрельдә Казанда «Абилимпикс» чемпионатының республика этабы узды. «Башкару осталыгы – вокал» номинациясендә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәт алучылары катнашты.