Арчаның «Казан Су» паркында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәгенең педагог-психологы Алинә Сабирова «Мин табигать белән ялгызым» дигән психоэмоциональ тренинг үткәрде.
Саф һавада башкарылган «Кояш нурлары» һәм «Җиде дулкын» күнегүләре балаларның кәефләрен яхшыртырга һәм эмоциональ арыганлыктан котылырга мөмкинлек бирде.
Педагог-психолог сүзләренчә, табигать тынычлык һәм илһам чыганагы булып тора, бу балаларга ресурс халәтен табарга һәм үз мотивацияләрен арттырырга ярдәм итә.