Әлмәт муниципаль районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәрләре пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме куркынычы янаганда эш итү һәм зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү буенча укулар узды.
Хезмәтне саклау буенча белгеч Равил Гайфетдинов янаулардан саклануның гомуми принциплары турында сөйләде һәм зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтүнең төрле ысулларын күрсәтте. Чарада катнашучылар теге яки бу ситуациядә нәрсә эшләргә кирәклеген, дөрес булмаган гамәлләр белән ничек зыян китермәскә кирәклеген белделәр.