Югары Ослан районында «Яшүсмер–2025» ведомствоара профилактик операциясе кысаларында рейдлар дәвам итә. Белгечләр социаль яктан куркыныч хәлдә булган һәм профилактик учетта торучы гаиләләргә чыгалар. Әлеге рейдларның бурычы – балаларның имин яшәү шартларын тәэмин итү.
Профилактика системасы субъектлары белгечләре районның 6 торак пунктында 9 гаиләдә булдылар, аларда 23 балигъ булмаган бала тәрбияләнә. Рейд барышында бу гаиләләрдәге яшүсмерләргә җәйге чорда эшкә урнашу өчен вакансияләр тәкъдим ителде. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре гаиләләрнең торак-көнкүреш шартларын тикшерделәр, янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү буенча инструктажлар үткәрделәр, автоном хәбәрчеләрнең төзеклеген тикшерделәр. Ата-аналар һәм балалар белән әңгәмәләр үткәрелде, балаларга суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искә төшерделәр.