«Хыял» приютында тәрбияләнүчеләр спорт уенында катнаштылар

2025 елның 22 июле, сишәмбе

Аксубай районында Казан шәһәренең «Рубин» командасы оештырган чын футбол бәйрәме узды. Кырга профессионаллар гына түгел, балалар һәм яшүсмерләр өчен «Хыял» социаль приютыннан яшь талантлар да чыкты. Балалар бу көнне түземсезлек белән көттеләр һәм иптәшләрчә матчта бик теләп катнаштылар.

Уен кызыклы һәм тигез булсын өчен, балаларны яшь буенча сигез командага бүлгәннәр. Аларның бишесен приютта тәрбияләнүчеләр җитәкләде. Приют балалары катнашындагы ике команда, чын спорт рухы барлыгын исбатлап, беренче һәм икенче урыннарны алды.

«Рубин» уенчылары үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, яшь футболчыларга киңәшләр бирделәр һәм аларны яңа казанышларга илһамландырдылар.

Бу матч спорт вакыйгасы гына түгел, ә балалар өчен үзләрен зур футбол гаиләсенең бер өлеше итеп тою мөмкинлеге дә булды. Ахырда һәр катнашучы бүләкләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International