2025 елның гыйнвар–июль айларында авыл җирендә яшәүче 27,5 мең өлкән яшьтәге татарстанлы вакцина ясау, диспансерлаштыру, скрининг һәм башка медицина процедуралары узу өчен республиканың район хастаханәләренә китерелгән. Аларның 23,2 меңе диспансерлаштыру узган.
Илтеп җиткерү «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында федераль бюджет акчаларына сатып алынган махсуслаштырылган автотранспортта башкарыла. Өлкәннәрне халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре белгечләре озата бара.
Проект өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм актив озын гомер өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Даими медицина тикшерүләре сәламәтлек белән бәйле проблемаларны иртә стадияләрдә ачыкларга ярдәм итә, бу дәвалауны вакытында башларга һәм җитди катлаулануларны булдырмаска мөмкинлек бирә.
Агымдагы елда якынча 35 мең гражданны медицина хезмәте белән тәэмин итү планлаштырыла. Бүгенге көнгә өлкәннәрне район хастаханәләренә илтү планы 78,6 % үтәлгән.