Буалылар техник тернәкләндерү чараларын прокатлау пункты хезмәтләреннән актив файдаланалар

2025 елның 22 июле, сишәмбе

Буа районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә техник тернәкләндерү чараларын прокатка бирү пункты эшли. Прокат пункты өчен җиһазлар «Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында сатып алынган.

Техник тернәкләндерү чараларын прокатлау пункты – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр хәрәкәт итүне җиңеләйтү, үз-үзләренә хезмәт күрсәтү һәм башка ихтыяҗлар өчен кирәкле җайланмаларны вакытлыча ала ала торган урын. Үзәк белгече кирәкле техник чараны сайлап алуда ярдәм күрсәтә һәм куллану буенча консультация уздыра.

2025 елда техник тернәкләндерү чараларын прокатлау пункты хезмәтләреннән Буа районында яшәүче 72 кеше файдаланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International