«Сугышчан туганлык» волонтерлары Зәй өлкәннәренә шатлык бүләк итә

2025 елның 22 июле, сишәмбе

2024 елның декабрендә Зәй муниципаль районы Ветераннар советы белән берлектә «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан эшләнгән «Бер сәгатькә ул» уникаль социаль проекты старт алды. Бу ялгыз өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга бушлай көнкүреш ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирә торган инициатива.

Проектта өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә булган пенсионерларга көчләреннән килгәнчә ярдәм итәргә әзер булган «Сугышчан туганлык» иҗтимагый оешмасы әгъзалары арасыннан 15 ирекле кеше катнаша.

Проект гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы рәисе гранты ярдәмендә гамәлгә ашырыла һәм өлкән яшьтәге гражданнарга социаль ярдәм системасын үстерүгә мөһим өлеш кертә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International