"Гармония" үзәге белгечләре халык арасында аңлату эшләре алып бара

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре өчен "Сак булыгыз, мошенниклар" дигән темага лекция оештырылды.

Әлеге эшнең максаты - өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга карата социаль мошенниклыкны кисәтү. Ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкәннәргә  социаль хезмәткәрләр мошенниклардан саклану буенча аңлату эшләре алып барды.Мошенниклык төрләре һәм җинаять кылу фактлары турында фикер алыштылар.

Социаль хезмәткәрләр барлыгы359  граждан белән эш алып барды, аларның барысына да әлеге темага кагылышлы белешмәлек тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International