Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече Алинә Крыкова 13 ноябрь көнне эшсез мәктәбендә чираттагы чара үткәрде.
Эчәргә яраклы һәм сәнәгать ихтыяҗлары өчен су алу һәм чистарту белән шөгыльләнүче "Водоканал" ҖЧҖ 7 хезмәткәр алдында 81,3 мең сумлык бурычын каплады.
Питрәч муниципаль районының "Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге Питрәч районы хастахәнәсе белән берлектә авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәкләрнеы "Өлкән буын" проектын "Демография" милли проектын тормышка ашыру уңаеннан районның медицина оешмаларына китерү эшен дәвам итә.
13 ноябрь көнне Тәтеш картлар һәм инвалидлар интернат-йортында стационар социаль учреждениедә янгын куркынычсызлыгы буенча мәҗбүри таләпләрнең үтәлешен тикшерү буенча күчмә тикшерү үткәрелде.
Бүген Кукмара районындагы "Шәфкать" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә инвалид балалар һәм аларның әти-әниләре өчен Кукмара районы эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге инспекторы Л. Кирилова һәм балигъ булмаганнар арасында гаилә иминлеге һәм хокук бозуларны кисәтү буенча әйдәп баручы белгече М. Гарифуллина белән очрашу оештырылды.
14 нче ноябрьдə Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында "Эрудит" технологиясе уңаеннан Халыкара КВН көненə багышланган "Шаяннар һəм тапкырлар клубы"интеллектуаль уен узды.
Бөгелмә районының "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында "Туган тел" шигырь укучылар республика конкурсының сайлап алу туры узды.
Чираттагы дәрестә балалар кабак, аның сортлары турында белде. Кабак үстерү шартлары һәм аның барлыкка килү тарихын өйрәнде.
Һәр ел 13 нче ноябрьдә Арча "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен "Дуслык, игелек һәм әдәплелек көне", дип аталган чара үткәрелде. Чара балаларда яхшылык, игелеклелек, яхшы гамәлләр кылу, дуслар һәм дуслык турында күзаллаулар формалаштыру максатыннан үткәрелде.
Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Җиһангирова "Мин һәм спорт -тугры дуслар!" дигән темага викторина үткәрде.