11 ноябрендә Кукмара муниципаль районындагы "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге белгечләре "Роналд Макдоналд Йорты" хәйрия фондының чираттагы вебинарында катнашты.
Вебинарны "Роналд Макдоналд Йорты" хәйрия фондының физкультура-сәламәтләндерү программасы директоры Илья Бурый һәм АФК (адаптив физик культура) буенча инструктор-методист Татьяна Бәшарина үткәрде.
Әлеге вебинарда Даун синдромлы балалар катнашында видео дәресләр күрсәтелде. Инструктор-методист һәр дәрескә җентекле анализ ясады, әлеге диагнозлы балалар өчен АФК буенча дәресләрне оештыру буенча методик рекомендацияләр бирде.
Бу цикл вебинарлары бик файдалы һәм кирәкле булып тора. Аларны караганнан соң, белгечләр әлеге методикаларны үз эшләрендә куллана һәм инвалид балаларны реабилитацияләүнең уңай нәтиҗәләрен күрәләр.