Эльмира Зарипова КНИТУда WorldSkills төбәк чемпионатын ачты

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

13 ноябрьдә КНИТУда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты ярышлары старт алды. Университетта «Хезмәтне саклау» һәм «CAD инженер дизайны» компетенцияләре буенча мәйданчыклар оештырылган.

Атап үтелгәннәрдән тыш, КНИТУ «Сәнәгать дизайны» (ул бүген Казан технология көллиятендә ачылды) һәм «Матбугатта басма технологияләр» («Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә көллияте» МҮ базасында үткәрелә) компетенцияләренә дә беркетелгән. Ярышлар барышында 2020 елның маенда Новокузнецкида узачак WorldSkills Россия чемпионатында катнашу өчен республика командасы формалаштырылачак.

Ярышларда катнашучыларны Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сәламләде.

«Хәзер безнең республикада Республика командасын формалаштыру буенча куәтле кампания бара, бу бик мөһим этап, – дип мөрәҗәгать итте ул катнашучыларга.  – Бүген монда, КНИТУ-да ике компетенция старт ала: хезмәтне саклау буенча яңа, бик мөһим, һәм ул Казан милли тикшеренү техник университеты базасында үзен яхшы яктан күрсәткән «Инженерлык дизайны CAD» компетенциясе. Нинди команданың формалашуы, аның никадәр көчле булуы, сезнең белемегез һәм күнекмәләрегез ни дәрәҗәдә нык булу, психологик яктан ничек әзер булуыгыз Татарстан уңышына бәйле. Бу - җитди сынау, аны җиңәргә кирәк, чөнки кайчагында белем ныграк булган кеше түгел, ә рухлырак кеше җиңә. Без сезгә, Россия ярышлары узачак Новокузнецкидан яңа җиңүләр алып кайтырсыз дип ышанабыз".

Министр һәм ярыш экспертлары – компатриотларына рәхмәт белдерде, чөнки катнашучыларның уңышлары экспертларның хезмәтен бәяләү дә бит әле.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, «Хезмәтне саклау» компетенциясе Татарстан Республикасында WorldSkills Russia төбәк чемпионаты ярышларында беренче тапкыр игълан ителгән.

"WorkdSkills чемпионаты, барыннан да элек, эшче һөнәрләренең абруен формалаштыруга һәм ныгытуга юнәлдерелгән, – дип, ярышларның мөһимлеген һәм КНИТУда ачылган компетенцияләрнең әһәмиятен белдерде министр  Эльмира Зарипова. – Соңгы елларда Татарстанда кабул итү кампанияләренең нәтиҗәләре шактый тотрыклы тенденция күрсәтә, конкурсның нәкъ менә инженерлык юнәлешләренә артуы күзәтелә, ә 10 ел элек кенә юридик, финанс белгечлекләре популяр иде. Бүген без яшьләрнең фәнни белемнәргә, инженерлык белгечлекләренә һәм һөнәрләренә тартылуын күрәбез. Зур сәнәгать потенциалына ия булган һәм сәнәгать җитештерүе күләме буенча лидерлар арасына керүче республикабыз өчен бу аеруча мөһим, чөнки бүген яңа производстволар барлыкка килә, яңа эш урыннары булдырыла. Яшь профессионаллар хәрәкәтенә югары уку йортлары да, балаларны, командаларны әзерләүче урта һөнәри белем бирү оешмаларының теоретик һәм практик белем бирүләре дә бик яхшы. Моннан тыш, экспертлар берләшмәсе дә әзерлиләр, ул егетләрнең бу белемнәрен һәм осталыкларын квалификацияле бәяли. Бүген, Россия чемпионатларына республика командаларын формалаштырганда, бу мирас безнең республикада калачагын әйтергә тиеш. Бу - кеше капиталы, ул соңыннан безнең предприятие хезмәткәрләре арасына керәчәк".

Фото чыганагы: ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International